Литературные юбилеи

«Минем күңел янә җырга тула…»


Башкортостан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмәт хезмәткәре, Язучылар союзы әгъзасы Әлфия Әсәдуллина - балалар әдәбиятендә уңышлы эшләүче ижадчыларыбызның берсе. Яз дигән могҗизәле мизгел табигәтне кышкы йокысыннан уятып, күңелләрне җилкендергеч хискә чорнаган бер мәлдә, Авыргазы районының искиткеч матур табигатле Үтәймулла авылында туган кыз якын - тирәдәге урман - тауларның гүзәллегенә гашыйк булып үсә. Өскә авып килгән мәгьрур урманнарга,төпсез Токанбашның ургылып чыккан саф суына, чәчкәле, җиләк - җимешле болыннарына, тыйнак горурлык саклаган Һалпы, Караул тауларына кечкенәдән гашыйк кызның туган төягенә булган мәхәббәте башлангыч сыйныфларда укыганда ук шигырь булып шытып чыга.

Әлфия Әсадуллина үз авылында - сигез еллык мәктәпне, соңыннан тугыз чакрым ераклыктагы Трәпә авылына йөреп укып урта мәктәпне тәмамлый. Башта техник училищеда һөнәр үзләштерә, соңыннан Благовещен, Ташкент калаларында эшләп ала. Кайда гына булып, ниләр генә эшләсә дә шигрияткә булган сөюе һич тә сүрелми. Шуңа күрә 1982 нче елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетына читтән торып уку бүлегенә керә. Бер үк вакытта З.Биишева исемендәге Башкортостан "Китап" нәшриятендә корректор булып эш башлый. Аннан нәфис әдәбият редакциясендә - мөхәррир, 2005 нче елдан балалар әдәбияте секторы мөдире булып эшли.Әлфия Нәҗиб кызының гомерен балаларны китаплы итүгә арнап, нәшриәттә эшли башлавына да утыз елдан артык вакыт үтеп киткән. Аның җимешле иҗадын далилләп "Шарлама" китабында "Сайкала саукалар"(1993) җыентыгы, "Күбәләк күлдәк котлата"(1994), "Кояшка таҗ кейдерәм"(2001), "Ысыклы кояш"(2006), "Һанашмактар"(2007), "Зоопарк килде безгә!"(2009),” Һәр бер һөнәр кәрәкле (2012), “ Акмулланы төшөмдә күрзем”(2013) дигән китаплары дөнья күрде.

Гасыр башында Әлфия Әсадуллинаның поэзия өлкәсендә ирешкән иң зур казанышы, - "Хәтер күпере"("Агидел", 2012) поэмасы. Якташыбыз - танылган әдибә генә түгел , өч бала үстергән хөрмәтле әни дә.Шуңа күрә ул балалар психологиясен нечкә тоемлый, сабый күңеленә үтеп керерлек шигырьләр иҗад итә. Автор туган җиребезгә дан җырлый, ата – анага, туганнарга хөрмәт тәрбияли. Язганнары балаларда милли үзаң, югары ахләк сыйфатлары тәрбияли, аларның эстетик зауыкларын үстерүдә ярдәм итә.Тирә - юньдәге ябай гына күренешләрдән, күз күреп, өйрәнеп беткән нәрсәләрдән шигри образлар табып һәм аларны җанландырып, үзенчә балкытып, укучы күңелен яулый.

____________________________________________________________________________________